Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Объектлар җитәрлек, нәтиҗәләр кирәк

Район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов районыбызның бер төркем яшьләре, спорт мәктәбе җитәкчеләре, тренерлары белән очрашу уздырды.

(Дилфас Галиев,”Минзәлә-информ”)

Районда спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бөтен шартлар тудырылган. Бездә 95 спорт корылмасы эшли, балалар һәм яшүсмерләр белән тәҗрибәле тренерлар шөгыльләнә. Кыскача гына итеп әйткәндә, бездә спорт объектлары нормативка караганда ике мәртәбә артык. Район халкының 50 проценттан артыгы даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

2019 елда - 360, 2020 елда - 233, 2021 елның өч кварталында 208 кеше бөтенроссия физкультура спорт комплексы “Хезмәткә һәм яклауга әзер” (ГТО) нормативын үтәп түш тамга алган. ГТОның максаты - үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау. Районыбыз спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче Ярослав Соколовский йөзү буенча спорт мастеры, Зөлфия Вәлиева һәм Рания Зиннатуллина спорт аэробикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат, Сергей Мясников чаңгыда ярышу буенча спорт мастерлыгына кандидат, Әнвәр Нигъмәтҗанов гер спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат. Рушан Сабиров гер спорты буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры. Спорт кешегә физик ныклык кына биреп калмый, рух ныклыгы да тәрбияли. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә. Бала спорт белән шөгылләнми икән, аның физик һәм психологик халәте, хәтере начарая, игътибарын туплый алмый. Мәсәлән, шәһәрнең 11 нче балалар бакчасында 100 бала чаңгыга баскан. Балалар башлангыч мәктәпне тәмамлаганда йөзә белергә тиешләр. Культуралы спорт булмаган төрләрдә бокс буенча - 108, шахмат буенча 19 бала ныклап шөгыльләнә. Үсеп килүче буын өчен спортның экстремаль төрләре үсешенә дә игътибар кирәк, дип ассызыклап үтте Айдар Салахов. Балаларны спорт белән шөгыльләндерү өчен шәһәргә тренерлар да кирәк һәм яңа укып кайткан яшь тренерларга фатир, торак мәсьәләсен дә уйларга вакыттыр. Ул февраль ае сессиясендә районда комплекслы тәрбия буенча “Омтылыш” программасы да кабул ителәчәген белдерде.

Әлеге очрашуда киләчәккә планнар да билгеләнде: футбол манежын төзү, “Титан” гер спорты залын ремонтлау, бадминтон бүлеген ачу, лагерьлар дирекциясен булдыру һәм башкалар. Азат Хамаев белдергәнчә, физик культура белән һәркем шөгыльләнә ала, аны балалар бакчасыннан башлап тәрбияләү зарури. Ә инде 15 яшьтә үзе формалаша. Очрашуда хоккей, фигуралы шуу, өстәл теннисы, көрәш, волейбол буенча күрсәткечләрнең түбән булуына да басым ясалды. Бу төрләрдә сыйфатлы нәтиҗәләр кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев