Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Объектларда эш тукталмый

Район башлыгы Айдар Салахов шәһәребездә төзекләндерүче объектларны карады, 4нче балалар бакчасында булды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")  Бакчаның кайсыбер бүлмәләренә педагогларга, балаларга өстәлләр, мебельләр кайтарылган, аны “Лига” ҖЧҖ ясаган.  Балалар бакчасының котельныен, җылылык трассасын, канализация һәм су трассасын ясыйсы бар.    Шушы тирәдәге йорт яннары тәртипкә китерелә, җәяүлеләр өчен бордюрлар куеп сукмаклар сала башлаганнар. Балалар бакчасын капиталь төзекләндерүдә “Лига” ҖЧҖ, “Электроком” ҖЧҖ, “Теплоконтур” ҖЧҖдән барысы 29 кеше  эшли. Атлар мәйданында юллар  тәртипкә китерелә башлаган,Тукай урамы 66 йорт янына ЩПС түшәлгән. 

Күп профильле “Веста” яшьләр үзәге бинасында эчке эшләр тәмамланган дияргә була. Яшьләр үзәге бинасы янында  биредә эшләүчеләр өчен, ата-аналарга автомашиналарын куяр өчен мәйданчык ясыйсы бар, ишек алдына брусчатка җәелгән. Биредәге гаражны сүтеп, аның урынына яңасын төзү зарури. Төзүчеләр барлык объектларда да афәттән саклану чаралары күреп эшлиләр, иртән килгәч тә  тән температурасын үлчиләр, махсус дәфтәргә язып баралар, антисептикларны кулларга  сиптереп эшкә керешәләр. Технологик таләпләрнең барысы да төгәл үтәлергә тиеш, диде Айдар Салахов  йомгаклау сүзендә.

Айдар Салахов “Чиста шәһәр”, “Идарәче компания” җитәкчеләренә төзекләндерүче объект яннарына агачлар утыртырга шәһәрне  һәм башка объектларны чүптән арындырып торырга,  коронавируска каршы саклану һәм дезинфекция чараларын кирәкле күләмдә башкарырга кушты.     

 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев