Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Очрашу 2нче урта мәктәптә узды

Район башлыгының һәм шәһәрдәге эшләп килүче оешма-предприятие җитәкчеләренең ел азагында шәһәребезнең төрле урыннарында яшәүчеләр белән очрашу уздыруы гадәткә кереп китте.

 

Бу очрашуның чираттагысы (беренчесе алдагы көндә 1 мәктәптә булды) шәһәрнең 2 нче урта мәктәбенең актлар залында үтте. Әлеге очрашуда район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, мәктәп укытучылары, шушы тирәдә яшәүче халык катнашты.

Очрашуны Айдар Салахов алып барды. Районда илкүләм программалар нигезендә 2021 елда районда нинди объектлар төзелүе турында һәм 2022 елга планнар турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев чыгыш ясады.  Үзара салым акчасына шәһәребездә нинди объектлар төзелүе турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Шайсуваров бәян итте.  Шәһәрдә үзара салым акчасына соңгы өч елда барысы 19 километр озынлыкта тротуарлар салынган һәм шуның эченнән  өч километры - ишегалларында.

Район башлыгы Айдар Салахов үз чыгышында үзара салым акчасы җыюның быелгы үзенчәлеген дә әйтеп узды. Үзара салым акчасы шәһәрдә яшәүче 18 яше тулган һәр кешедән 500 сум күләмендә җыелачак. Тик менә шәһәрдә яшәүчеләрдән җыелган бер сумга республика казнасыннан өч сум гына өстәп түләячәкләр. Ә авылда бер сумга дүрт сум тәшкил итә. Ул әйтеп узганча районга 2021 елда 4 миллиард сумлык инвестенция кертелгән, шуның 2 миллиарды “Кама беконы” ҖЧҖнең Коноваловка авылы янындагы терлекчелек комплексына, 900 миллионы Степановка авылында терлекчелек комлексына, калганы район җирлегендәге төзелешләргә. 

Очрашуга килгән халык үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сорауларын җиткерделәр, бирелгән сорауларга уңай җавап алдылар.  Очрашуга килгән халык урамнарны яктырту, ташландык йортлар  янында чүплекне бетерү, урамнарда агачларны кисү һәм башка сораулар бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев