Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәр гектар җир файда китерергә тиеш

Бүген район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелегендә хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре белән берлектә “Заиковский” ҖЧҖдә авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе узды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Язгы кыр эшләренең үзенчәлекләре турында район башлыгы Айдар Салахов былтыр ничек эшләдек, быелда шулай эшләргә кирәк һәм һәр гектар җир файда китерергә тиеш, дип ассызыклады.  Быел районыбыз игенчеләре тулай җыемны 215 мең тоннага җиткерергә дигән бурыч куйды. Район буенча бер гектар чәчүлеккә көзге культураларны да кертеп 106 килограмм тәэсир итү көчендә минераль ашлама тупланган. Биредә язгы кыр эшләренә барлык техникада әзерләнеп беткән. Хуҗалыкның 40ка якын тракторы бар.  Алар игенчелек тармагында да, терлекчелек тармагына да хезмәт күрсәтәләр. 

Семинар барышында Әтрәкленең машина трактор паркы, терлекчелек тармагы, ашлык амбары эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Айдар Салахов  “Заиковский” хуҗалыгының  терлекчелектә һәм игенчелектә алып барган эшчәнлекләрен югары бәяләде. Семинарда катнашучылар ферма территориясендә  булып малларның үсеше белән таныштылар. Бу хуҗалык районда терлекчелек буенча күп продукция бирә торган хуҗалык санала.Семинарда “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” Татарстан республикасы буенча Минзәлә бүлеге җитәкчесе Назыйм Сәхәбетдинов ындыр табагында орлыкларны агулау эффектлылыгы, үсеш стимуляторларын куллану,био һәм микро ашламаларны куллану,  протравительләрне дозасын арттырганда орлыкларның тишелешенә йогынтысы,орлыкларны агулаганда каты суның тәэсире, авыл хуҗалыгы культураларын агулаганда төп ялгышлар турында аңлатып китте. Хуҗалык җитәкчесе Радик Фәттахов хуҗалык эшчәнлегендә яшь бозауларны карау, ясалма орлыкландыру, савым сыерлары төркемен ашату һәм тәрбияләү, “Селекс” программасын алып бару, тәҗрибә алмашу, “Сакчыл призводство” алып барулары турында бәян итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев