Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рафаил Бәдриев истәлегенә турнир

 Бүген танылган көрәшче районыбызның Куян авылында туып үскән һәм шунда гомер иткән РСФСРның спорт мастеры Рафаил Бәдриев истәлегенә багышланган 13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында районара көрәш бәйгесе Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы “Спорт мәктәбе ”Олимп” муниципаль бюджет учрежденисе спорт залында районар татар милли көрәше буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар башланды. Бу көрәш бәйгесендә 4 районнан 50 гә якын яшүсмер катнаша.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Актаныш, Сарман, Тукай һәм Минзәлә районы җыелма командалары катнаша.  Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев бу бәйгегә килгән көрәшчеләргә яңа алымнар күрсәтеп, җиңүләр теләде. Ул Айрат Ганиев, Илхам Бәдриев, һәм Мәүләветдин Закировка район башлыгының Рәхмәт хатларын  һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.  Илхам Бәдриев әтисе истәлегенә багышланган көрәш аларның гаиләсе һәм туганнары өчен бик зур бәйрәм икәнен әйтеп, бәйгедә катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.  Ул әтисенең көрәш бәйгесенә килгән балаларның һәрберсенә үзе әзерләгән күчтәнәчләр тапшырылды. Аннары ярышларның баш хөкемдары Рәмзил Бәдриев көрәш бәйгесенең шартларын аңлатты. Менә бер-бер артлы яшь көрәшчеләр келәмгә чыгып бер-берсен яхшы көрәш алымнары күрсәтеп көрәшә дә башладылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев