Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Район башлыгы басуларны карады

Район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм аның белгечләре район хуҗалыклары басуларын карап йөрделәр.

(Дильфас Галиев, «Мензеля-информ»)

«Әнәк» агрофирмасының 86 гектарлы көзге бодайны бозып чәчелгән сабан бодае басуын карадылар. Бу басуда «Йолдыз» сортлы бодай чәчелгән, яңгыр явып үткәннән соң яхшы гына күренә.

Иркәнәш басуында 291 гектар борчакны Магдон комбайны белән чапканнар һәм аны суктырып аласы бар. Әтрәкле якларында соңгы көннәрдә генә 25 мм. яңгыр яуган. Бу хуҗалык сенажга салу өчен 200 гектар рапс чәчкән һәм ул яхшы гына тишелеп чыккан. Сенажга салгач рапсны бер сыерга өч кило исәбеннән бирәләр һәм ул сыерларның сөт бирүчәнлеген, сөтнең куелыгын да арттыра икән. Биредә сөт саву буенча яңа торак төзелеп бетеп килә.

Реклама

«Калморза» хуҗалыгының да кукурузлары яңгырдан соң күтәрелеп киткән. Айдар Салахов хуҗалык җитәкчеләренә мал тотучы шәхси затларга салам белән дә ярдәм итәргә кирәк, диде. Район башлыгы авыл җирлекләре җитәкчеләре белән дә очрашып авыл халкын су белән тәэмин итү, авыл тормышы һәм шәхси хуҗалыкларга саламны төргәкләргә төреп бирү буенча үз киңәшләрен бирде.

«Август» компаниясенә караган Степановка сөтчелек комплексы төзелеше ахырына якынлаша, бирегә атна азагында Уразмәттәге карантинда торган 200 баш тана кайтарылачак. Бу комплекска 35 кеше эшкә алынган инде. 

Район башлыгы районыбыз хуҗалыкларда бөртекле-кузаклы культураларны дымлы һава торышы торганда басуларны дезификацияләп, булганын җыеп алып амбарларга салырга кирәк, дип азсызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев