Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы машина ачкычы тапшырды

Бүген район җитәкчесе Айдар Салахов 2022 елда яхшы эшләгән кышкы ярминкә уңаеннан үтүче бәйрәмдә район башлыгы Айдар Салахов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйге лауреатларына ике берәмлек “Шевроле Нива” автомобиле ачкычы тапшырды.

Шул берсен-Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваровка, икенчесе Иске Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камаловка бирде. Шулай ук район башлыгы җирлек башлыкларының һәрберсенә дә кышкы чорда киеп йөрү өчен махсус бүләкләр тапшырды. Айдар Салахов билгеләп үткәнчә ел җиңел булмады, халык белән турыдан туры эшләүче җитәкчеләр алдында зур бурычлар тора. Бүләкләү тантанасы район мәдәният сарае каршында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев