Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район буенча бөртеклеләр чәчү планы 40 процентка үтәлде

Быелгы язгы чәчүдә бөртекле һәм кузаклы культураларны 29063 гектарда чәчү планлаштырылган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 12306 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Район буенча арпа-5061, борчак-997, солы-676,сабан бодае 5174 гектарда  җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс 1679 гектарда чәчелде.  “Август-Мензелинск” ҖЧҖ -3550 гектарда көнбагыш,1340 гектарда сабан бодае чәчте. Бу хуҗалык берьеллык үләннәрне чәчүне тәмамлады. ”Калморза” хуҗалыгысабан бодаен-2000,  рапс-800 гектарда чәчте, әлеге хуҗалык 950 гектар көнбагыш чәчеп планны 90,4 процентка үтәде һәм алдагы бер –ике көндә бу техник культураны чәчүне төгәлләргә исәпләре.   “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комлексы игенчеләре  398 гектарда шикәр чөгендере  чәчте, тик бу эшкә соңгы көннәрдә яуган явым-төшеп комачаулый.

9 нчы май көнне барысы 370 гектар мәйданда чәчү эшләре үткәрелде, басуларда 6 агрегат хезмәт куйды.

Май ае башыннан барысы 32,5 миллиметр явым-төшем булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев