Район игенчеләре 49,1 центнер уңыш алалар
10 август көнне район басуларында 46 комбайн эшләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы10845 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән борчак — 340, көзге бодай 7472, арпа — 2058 гектарда җыеп алынган. Әлегә борчакның һәр гектары — 42,8, көзге бодай − 51,3, арпа 41,2 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 49,1 центнер тәшкил итә.
Районда суктырылган ашлык күләме буенча «Калморза» хуҗалыгы алда бара – барлыгы 12 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган, 2286 гектар бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларныңгектар төшеме – 55,1 центнер уңыш бирә.Бу хуҗалыкта көзге бодайның уртача уңышы 56,3 центнер,борчакныкы-33,9 центнер тәшкил итте. Әлеге хуҗалык көзге бодай һәм борчак суктыруны төгәлләде.
Шулай ук көзге бодай суктыруны «Заиковский» ҖЧҖ , «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе һәм Рамис Миргаязов КФХсы игенчеләре тәмамладылар. Район хуҗалыклары барысы − 1500 тонна саламны төргәкләргә төрделәр, аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев