Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Республикабызда эсселек һәм корылык аркасында хәл катлаулы.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

Шунлыктан безнең районның барлык территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу карар район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендә узган гадәттән тыш хәлләрне һәм янгын куркынычсызлыгын кисәтү һәм юкка чыгару буенча комиссия утырышында билгеле булды. Әлеге карар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эссе һава торышы урнашу сәбәпле республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәлләр режимы кертелү турында боерыгы нигезендә кабул ителде.

Әлеге комиссиядә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев чыгыш ясап болай диде:
— Корылык күренешләре (туфрак һәм атмосфера корылыгы) район территориясендә теркәлде. Туфракның бер метр катламында 7 айлык норма буенча 258 миллиметр урынына 90 миллиметр гына дым бар. 2010 елда бу күрсәткеч 126 миллиметр булган. Көзге бодайда — 74 миллиметр, сабан бодае һәм арпада 108 миллиметр, кукуруз басуларында 135 миллиметр дым бар. 

Минзәлә районы административ комиссиясе баш белгече Розалина Латыйпова янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар күрелүен хәбәр итте. Су объектларына (елгаларга, күлләргә, инешләргә) санкцияләнмәгән су коену урыннарына аншлаглар куелган. Су объектларында куркынычсызлыгын кагыйдәләрен үтәү зарури.

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Асадуллин да чыгыш ясап кызу көннәр булуына карамастан әле сулыкларның тиешенчә җылынып җитмәвен һәм кайнар тән белән суга сикермәскә, организмдагы су балансын тотарга дигән киңәшен җиткерде.

Минзәлә ПСГ — 122 начальнигы Виктор Комаров сулыкларда куркынычсызлыкны саклау чаралары, рейдларны билгеле бер графикта авыл җирлекләре, административ комиссия, массакүләм мәгълүмат чаралары, полиция вәкилләре белән берлектә уздырырга кирәклеген азсызыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев