Районыбыз хуҗалыкларында чәчү төгәлләнде
Район хуҗалыкларында барысы: арпа-11620, сабан бодае-13104, борчак-1876, солы-247, бөртек өчен кукуруз-100, шикәр чөгендере-4543, рапс-3202, көнбагыш-4565, силос өчен кукуруз-6047, берьеллык үләннәр 2128 гектарда чәчелде.
Районыбыз хуҗалыкларында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны, силос өчен кукурузны чәчү вакытыннан алда тәмамланды, хәзер уҗымнарны тамырдан һәм яфрак аша тукландыру эшләре дәвам итә. Шулай ук кырларны чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы химикатлар белән эшкәртү дә бара. “Кама беконы” ҖЧҖдә 981 гектар тарыны яшел азык өчен, 592 гектар-суданка һәм берничә хуҗалыкта 155 гектар карабодай чәчәсе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев