Рамазан ае кайчан башлана һәм төгәлләнә
Рамазан ае башлану уңаеннан «Минзәлә-информ» хәбәрчесе Дилфас Галиев Рәмзил хәзрәт Садыйковка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
Рамазан ае — ахирәттә зур әҗер-савапларга ирешү өчен өммәтебезгә бирелгән бөек мөмкинлек.
— Рәмзил хәзрәт, мөселман кешесе өчен ураза нәрсә ул?
— Гарәп телендә саум, ягъни ураза турыдан-туры, «гонаһларны яндыру» дип тәрҗемә ителә. Рамазан ае Аллаһның рәхмәт ае, чөнки бу айда гамәл-гыйбадәт кылу башка айлар белән чагыштырганда күпкә җиңел һәм савабы да бермә-бер артык. Ягъни рамазан аенда без барысын да дөрес эшлибез икән, бәйрәм намазына без яңа туган балалар кебек гонаһсыз киләбез. Ураза — ислам диненең 5 баганасының берсе, Аллаһтан булган боерык.
— Ураза традициясе каян килә?
— Аллаһы Тәгалә Коръәндә туры текст белән уразаның үткән буыннарга пәйгамбәр тарафыннан билгеләнгән булуын әйтә. Мәрьямнең уразасын исегезгә төшерәбез — ул тынлык саклый, аның урынына Гайсә сөйли. Төрле уразалар булган, һәм бездә, мөселманнарда, ул-шундый — иртәдән алып кояш баеганчы ашамыйбыз, ачуланышмыйбыз. Ураза тоткан кеше ризык һәм малның кадерен белә башлый.
— Рамазан ае кайчан башлана һәм төгәлләнә?
— Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм 19 нчы мартта төгәлләнә. 20 март көнне Ураза гаете иртәнге 7 сәгатьтә була. Беренче тәрәвих намазы 18 февраль көнне ястү намазыннан соң укыла. 18 март көнне соңгы тәрәвих намазы укыла.
Рамазан аенда мөселман зиратындагы өйнең ремонтлау эшләрен дәвам итәчәкбез. Шулай ук мәчет ишегалдында казылган коега фильтрда кую планлаштырыла.
Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев