Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы премиясе тапшырылды

Районыбызда 2021ел урак батырларын басуда бүләкләү тантанасы узды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

 Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла. Районда хезмәт кешесен данлый беләләр. Районыбызда  600,750, 800, 900,1100 тонна ашлык суктырган комбайнчыларыбызны урак төгәлләнгән соң да бүләкләү дәвам итә. Ул бүләкләргә “Ильнур” КФХсыннан  Ринат Имаметдинов, Рамил Хәлиуллин, Айдар Ахметзянов, Разиф Нургалиев лаек булды.  Район башлыгының Рәхмәт хатларын  һәм 5 мең сум күләмендә премияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәче начальнигы Илфар Халиков тапшырды.

-Сез-чын хезмәт кешеләре, уракта геройларча эшләдегез,-диде Илфар Халиков, аларның кулларын кысып. Шундый бердәм булып, көч туплап, булган  ашлыкны вакытында, югалтуларсыз җыеп алуыгыз өчен рәхмәт сезгә.  

Иртән иртүк торып, төнгә кадәр эшләдек. Бүгенге көндә “Ильнур” КФХсы комбайнчылары сабан бодаен суктыруны төгәлләп комбайннарын кышкы саклауга кую белән мәшгүльләр.  Ел коры килсә дә, барлык технологик таләпләр үтәлде һәм ашлык елына күрә ярыйсы гына.  Комбайннарыбыз ватылмыйча эшләгәнгә күңел сөенде, эш тә яхшы барды һәм уракны да узган елга караганда өч атнага алданрак тәмамладык,- ди комбайнчы егетләр. 

Бүгенге көндә район башлыгы премиясен 25 комбайнчы алды инде, тагы 15 комбайнчы премия алу өчен йөкләмәсен үтәде.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев