Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Район игенчеләре 131 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдылар

Тулаем ашлык җитештерү буенча да (131500 тонна)республикада алтынчы урында баралар.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Тулаем ашлык җитештерү буенча районыбыз игенчеләре Буа-160600т,Тәтеш-156500т, Зәй-138500т, Сарман137000т., Азнакайдан-136900 тонна калыша. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 45,6 центнер тәшкил итә. Иң югары уңышны “Калморза” игенчеләре алды, аларда бөртеклеләрнең гектар төшеме 54,3 центнер тәшкил итә. Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада бишенче урында баралар. Һәр гектардан иң югары уртача уңыш алу буенча безнең район Зәй-58,8ц., Тәтеш-52,1ц., Сарман-50ц. калыша. Республика буенча һәр гектардан уртача 38,4центнер уңыш җыеп алына. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 28841 гектарда игеннәр суктырылган,бу планга карата 60,1 процент тәшкил итә. Иң күп тулай җыем “Калморза” хуҗалыгында, алар 34672  тонна ашлыкны җыеп алып ындыр табагына кайтардылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә “Калморза” хуҗалыгы,бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алуны төгәлләделәр. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе дә уракны тәмамлау алдында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев