Район хуҗалыкларында борчакны теземнәргә салу дәвам итә
Район буенча барысы 823 гектар борчак теземнәргә салынды.
Урып-җыю кампаниясен иң беренчеләрдән башлап җибәргән “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында- 300 гектар “Заиковский” хуҗалыгында 100 гектар борчак теземнәргә салынган. “Калморза” хуҗалыгы 423 гектар борчакның барысын да теземнәргә салып бетерде. Теземнәргә салынган борчакларның дымлылыгы 20 процент чамасы. “Калморза” хуҗалыгында көзге бодайның дымлыгы-25 процент, арпаныкы 29 проценттан артып китә. Тиздән алдагы бер ике көндә борчакны һәм көзге бодайны суктыра башлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев