Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Районыбыз терлекчеләре сөт җитештерү буенча 6нчы урынга күтәрелделәр

Беренче графа – хуҗалыклар һәм андагы сөтчелек фермалары исеме, икенче – 1 март көнне савылган сөт(килограммнарда), өченче – узган елның шул чорына караганда артык яки ким (килограммнарда), дүртенче- 1 март көнне уртача бер сыерга җитештерелгән сөт(килограммнарда).

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Заиковский  12779  380      31,9

Калморза      6993    -107    26,9

Кама беконы 9362  -352     18,6

Куйбышев     7257    3185    11,58  

Тәкермән       2105    -1904   9,3

КФХ Ильнур 2512  122      10,0

Ярд. хуҗ., КФХлар 6000    90        21,4

Район буенча           37646 133      22,2    

  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә район буенча февраль аенда сөт җитештерү 1,7 тоннага артып бүгенге көндә 37646 килограмм тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда дүрт тоннага якын артык.  “Заиковский” ҖЧҖнең тәүлеклек савымы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 380 килограммга артык.  Әтрәклеләрнең һәр сыеры 31,9 килограмм  сөт бирә һәм алар бер сыердан уртача савым буенча беренче урында бара. Район буенча һәр сыердан көнгә уртача 22,2 килограмм сөт савып алына. Районыбыз терлекчеләре бер сыердан уртача савым күрсәткече буенча республикада 6 нчы урынны билиләр.  

Районыбызның “Заиковский” хуҗалыгында   савылган сөтнең дә товарлылыгы 99,7 процент тәшкил итә. Хуҗалыкларда малларны ашату өчен азык җитәрлек. Азыкны дөрес итеп кулланып төрле өстәмәләр белән баетып, баланслап ашату зарури.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев