Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Районыбызда кырларны эшкәртүне мониторинглау системасы эшли

Районыбыз хуҗалыкларында сиптергечләрне цифрлаштыру бара, дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илгиз Ханов.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Районыбыз хуҗалыкларында барысы 20 сиптергечкә махсус датчиклар куелган. Сиптергечләрне мониторинглау сервисы уңдырышлылыкны күтәрү һәм басуларның сиптергечләр белән ничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташкан хуҗалыклар минераль ашлама алганда дәүләт ярдәмен югары коэффицент белән алачак. Ягъни бер центнерга 30 килограмм ашламаны арттырып бирәчәкләр. Сервис “Агрополия” проекты кысаларында эшли. Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр, шулай ук ГЛОНАСС системасына бәйле, аның буенча басуның сиптергеч белән эшкәртелгәнме-юкмы икәнен тикшереп торачаклар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев