Республика көне шау-гөр килеп узды
Шәһәребездә Республика көне Муса Җәлил исемендәге паркта зурлап билгеләп үтелде.
(Дилфас Галиев, “Мензеля-информ”). Бәйрәмне район башлыгы Айдар Салахов ачып җибәрде һәм болай диде:
-Хөрмәтле райондашлар! Сезне күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеге, тынычлык һәм татулык символы булган бәйрәмебез-Республика көне белән тәбрик итәм!
Без үзебезнең республикабыз, анеда яшәгән, тырышып эшләгән халкыбыз, уңдырышлы җирләребез, матур табигатебез, данлыклы ата-бабаларыбыз, мирас итеп калдырган бай традицияләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Республикабызда сәнәгать , авыл хуҗалыгы үсә, районда да социаль программалар уңышлы тормышка ашырыла.: Авыл клублары, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар салына. Быелгы табигать шартлары игенчеләребезне шактый сынаса да, алар бирешмәде, республика күләмендә яхшы гына уңыш җыеп алдык. Хәзер шикәр чөгендерен генә җыеп аласы калды. Өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез көчле булыр. Рәхмәт сезгә хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Бүген без эшләгән эшләргә йомгак ясыйбыз. Ул халыкны яхшы һәм бәхетле тормышта яшәр өчен республикабызда төрле программалар эшләвен, шулай ук район җирлегендә һәм шәһәребездә бөтен шартлар булуын әйтеп узды. Аннары ул Татарстан Республикасына социаль экономик үсешенә керткән хезмәтләре өчен Фирдәвис Хамитовка “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы медален тапшырды. Ул Александр Левановка (“Изыскатель ТПФ” ҖЧҖ директоры)- “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале, Рәмзил Бәдриевкә –Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре”, Ольга Красновага -“Татарстан Республикасының атказанган культура хезмәткәре” дигән мактаулы исемне тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Заһир Зиятдиновка Татарстан Дәүләт Советыны рәисенең Рәхмәт хатын беән бүләкләде. 28нче август көнне Дүләт Советында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортларына автобус ачкычлары тапшыру тантанасы булды. Районыбызның халыклар Ассамблеясы вәкиллегенең җитәкчесе Гөлчәчәк Габдрахмановага Айдар Салахов автобус ачкычы тапшырды. Гөлчәчәк Габдрахманова җавап чыгышында күп милләтле минзәләлеләрне Республика көне белән кайнар тәбрикләде, исәнлек-саулык, мул тормвыш,гаиләләренә бәхет, киләчәктә уңышлар теләде.
Муса Җәлил исемендәге паркта узган Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чарасы район халыклар дуслыгы парады белән башлап җибәрделәр. Район авылларының мәдәният йорты һәм клублары каршында эшләүче фольклор ансамбльләр, үзешчән артистлар күңелле җырлар белән тамашачыларны сөендерделәр
Якташыюбыз Татарстан Республикасының халык артисткасы Резедә Шәрәфиева, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, тагы берничә артист тәкъдим иткән концерт программасы бәйрәмгә килгән халыкка кәеф күтәренкелеге өстәде. Аларның чыгышларына бәйрәмгә чыккан кешеләр дә кушылды. Бәйрәм дискәтүк белән тәмамланды.
Балалар батутта сикерделәр, махсус машиналарда йөрделәр, төрле уеннарда катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев