Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 3 урта мәктәптә балаларны тукландыру торышы белән танышты

Алдагы уку елыннан башлап башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта РФ президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында әйтте.

Әлфия Когогина мәктәп ашханәсе эшчәнлеге белән танышты. Биредә укучы 676 бала да кайнар аш белән туклана. Башлангыч сыйныфларда укучы 350 баланың барысы да кайнар аш ашый, мәктәптә аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 37 бала бушлай туклана. Әлфия Гумаровна башлангыч сыйныфларда бер баланы кайнар аш белән тукландыру өчен ничә сум акча кирәк, дип сорады. Бу мәктәптә ай буена бер баланы ашату өчен 1200 сум акча кирәк икән.  Ата-аналар биргән акча һәм дәүләт бирә торган субсидиягә ризыкларны төрләндереп, тәмле итеп пешерәләр.Мәктәптә бала эремчек, сөт, ит һәм башкасын ашарга тиеш. Ризыклар составында аксым, май, углевод булсын дигән теләген җиткерде Әлфия Гумаровна. Ботка ашаса, сөтен эчсә, төшкә кайнар ризык булса бу инде дөрес туклану дигән сүз. Бу баланың сәламәтлеге өчен бик файдалы.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев