Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Роза Биктагирова зур хөрмәт күрсәттеләр

Минзәлә гимназиясенең «Уен» бию ансамбле — шәһәребезнең йөзек кашы. Сәнгать иле белән таныш булган кешеләр арасында «Уен» ансамблен белмәүче юк.

Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»

Бу атна башында район башлыгы Айдар Салахов һәм шәһәр җитәкчелеге «Уен» ансамбле җитәкчесе Роза Биктагированы зурлап Казан шәһәренә озатты. Айдар Салахов аңа район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды, хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде. Ә аның эшен Воровский бистәсе кызы Илгизә Хасанова дәвам итәчәк. Илгизә Алабуга шәһәрендәге мәдәни агарту көллиятен тәмамлаган. Укыган чакта практиканы Роза ханым кул астында үткән. 

— Яшь белгеч өметле күренә, мин аңа «Уен» бию ансамблен җитәкләвенә ышанамын, — ди Роза ханым.

«Уен» ансамбле «әнисе» —аның алыштыргысыз җитәкчесе — Роза Биктагирова ире Илдус белән берлектә ансамбльне үстерү өстендә эшләделәр. Моннан 35 ел элек шәһәрнең 3 нче урта мәктәбендә барлыкка килгән «Умырзая» ансамбле 21 гасыр башына тикле эшләде. Гимназия ачылгач Роза ханым параллель рәвештә 21 гасыр башында «Уен» ансамблен оештырып җибәрде. 1994 елда беренче тапкыр балалар белән Болгариянең Силистра шәһәренә барып фестифальдә катнашалар. Ул анда балалар белән Сабантуй күренеше белән чыгыш ясый, татар халык биюләрен дә алып бара. Ул җитәкләгән ансамбль Франциянең Париж шәһәрендә узган фестивальдә гран-прины яулый, Италиянең Милан шәһәрендә, Төркиянең Истамбул шәһәрендә 2 нче урынны алып кайта. 

Роза Александровна җитәкләгән бию ансамбле Россия күләмендәге Мәскәү, Чиләбе, Пенза, Самара, Казан, Чаллы шәһәрендә узган фестивальләрдә, конкурсларда җиңүләр яулый. 

Роза Александровнаның бию төркеменә 1992-1994 елларда 130-140 бала йөри. Быел да гимназиядә 60 бала аның җитәкчелегендә бию серләренә төшенде һәм әлбәттә, бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә җиңүләр яуладылар.

Фотолар Минзәлә районы администрациясе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев