“Рус” комбайнчыларына премия тапшырылды
Районыбызда 2022 елгы урак батырларын бүләкләү тантанасы дәвам итә.
Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”
Комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны эшкә дәртләндерү, рухландыру максатында һәм аларга тагын да югарырак уңышларга ирешүдә дәрт өстәү өчен Минзәлә районында кызыксындыру чаралары кулланыла. Районыбызда хезмәт кешесен данлый беләләр. Башта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков кыр батырларын район хуҗалыкларындагы урак торышы белән таныштырды. Ул хуҗалыкның арпа басуында хуҗалыкның 3 комбайнчысына район башлыгыныңпремиясен тапшырды. 10 минутка гына туктаган кыр хезмәтчәннәренә ул җылы теләкләрен җиткерде.
-Игеннәрне урып-җыюның районда 80 процентан артыгы төгәлләнде. Быелгы уңыш бик яхшы. Сезнең хуҗалыкта арпаны урып-җыю бүген тәмамлана. Тиздән рапсны суктыра башлаячаксыз,-диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы - Шундый бердәм булып, көч туплап, рапс һәм соя культурасын да вакытында җыеп алуыгызга ышанамын.
Хуҗалыкның 3 комбайнчысы да 5 мең сум күләмендә район башлыгы премиясен алды.Менә алар: Илнур Галиев, Фирдәвис Юмаев, Илгиз Шияпов. Бу комбайнчылар үз бункерларыннан 1700т.-2000тонна ашлык бушатырга өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев