Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шахмат ул - чыдамлылык, логик фикерләү

Шәһәребезнең Балалар иҗат мәктәбендә Азат Шагалиев җитәкчелегендә шахмат бүлеге эшләп килә.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)

Бу мәктәпнең өченче катында шахмат стандартларына туры китерер өчен ремонт ясалып бетте. Шул уңайдан Нефтьчеләр көненә багышлап Нефтяниклар кубогына ярышлар башланып китте. Азат Шагалиев турнир шартлары белән таныштырды. Шахмат турнирында катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән Дмитрий Чухланцев тәбрикләде.

Сәламләү сүзе белән сәхнәгә Илгизәр Шагалиев һәм Рөстәм Ялаев чыкты, алар катнашучыларга җиңүләр теләделәр. Әлеге турнирда «Безнең Минзәлә» марафонына да йомгак ясыйлар. "Минзәлә марафоны онлайн реҗимда үтте. Турнирда Минзәләдән иң өлкән катнашучы Мөхәммәт Мукминов (82 яшьтә), иң яшь катнашучы булып Алабуга шәһәреннән килгән Арсений Ряднов (7 яшьтә). Турнир башланыр алдыннан сентябрь аенда туган көннәрен билгеләп үтүче шахматчыларны да махсус тәбрикләделәр. Нефтяниклар кубогы ярышларына 64 кеше теркәлгән, шуның 50 се катнаша, алар Оренбург, өлкәсеннән, Татарстанның Алабуга, Балтач, Сарман районнарыннан килгәннәр.

Турнирда һәр катнашучы 10 минут дәвамында 9 партия уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев