Үсемлекләрне тәрбияләү дәвам итә
Барысы 29343 гектар иртә сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 100,2процент башкарылган дигән сүз.
(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ"). Техник культуралардан рапс-9864, җитен-350, шикәр чөгендере-4029, гәрчич-112, силос өчен кукуруз 5101гектар чәчелде. Шулай ук берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы 1931 гектарда җир куенына иңдерелде. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре бөртеклеләрне яфрак аша ике мәртәбә тукландырдылар. Бу хуҗалык исә 437 гектарда шикәр чөгендере басуларында тукландырдырырга өлгерде. “Туган як” агрофирмасы, “Рус” хуҗалыгы, “Мензелинские зори” агрофирмасы, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре дә арпа басуларын тамырдан тукландыруны төгәлләделәр . Иген басулары үсемлекләре тишелеп чыккач тырмалана. Районыбызның хуҗалыклары үсемлекләрне тәрбияләү, корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләренә керештеләр. Авыруларга каршы-15774, чүп үләннәренә каршы 20760 гектар басулар эшкәртелде. Бүген район кырларында бер генә техникада эшли алмады, чөнки алар басуга керә алмадылар. Көндезге 2гә кадәр барысы 16 миллиметр яңгыр яуды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев