Шагыйрь туган көнен Мияш күле базасында уздырды
Минзәлә шагыйре Фәрит Миргалимовка бүген 80 яшь тулды.
Ул "Яңа юл" колхозында баш агроном булып эшләде, лаеклы ялга чыкканнан соң 8 шигырь китабы чыгарды, тугызынчысы әзерләнеп ята. Шул уңайдан аның туган көнен Тауасты Байлар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре зурлап үткәрделәр һәм Мияш күле ял базасында күңелле кичә оештырдылар. Шагыйрь Фәрит Миргалимовны тәбрикләргә район мәдәният сарае директоры Ленар Миңнемуллин, Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиев, Минзәлә газетасының бүлек редакторы Дилфас Галиев килделәр, юбилярга изге теләкләрен ирештереп, иҗади җимешле озын гомер теләделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Юбилярны шулай ук “Тулбай җәүһәрләре” фольклор ансамбле, “Ядкәр” фольклор ансамбле котлады, аларның һәр әгъзасы юбилярга багышлап җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев