Шартлар башка. Традиция үзгәрми!
Җиңү традицияләре үзгәрми. Һәркайдагыча бәйрәм быел үзенчәлекле узды.
Шәһәребезнең үзәк урамында иртәдән бирле бәйрәм рухы хакимлек итте. Иртәдән үк сугыш чорлары музыкасы уйнап торды. Җиңү көне-яшьле күзләр бәйрәме ул. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул.
Бу көнне татар халкының патриотик шагыйре Муса Җәлил бюстына район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев чәчәкләр салды.
Батырлыгың данлап Муса Җәлил баш иябез сиңа бүген дә!
Бәйрәм көннәрендә мәдәният бүлегенең агитбригадасы әгъзалары ветераннар яшәгән йорт каршыларына бизәлгән машиналарда килеп концерт күрсәттеләр. 8 май көнне агитбригада Василий Лесагин, Хисам Мифтахов, Ильяс Султанов, Алексей Назаров, Николай Макаров, Михаил Тихонов яшәгән йорт яннарына, ә 9 май көнне Евгений Зыков, Пелагея Казакова, Зинаида Тарасова, Азгария Шакирова, Роза Поҗалуева, Такия Саматова яшәгән йорт яннарына килеп сугыш турында җырлар җырладылар, сугыш чоры биюләрен биеделәр, вальс әйләнделәр, Җиңү китергән өчен ветераннарыбызга рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә инде сугыш ветераннары исә рәхмәтләрен әйтеп илләребезнең тыныч булуын һәм аяз күк йөзе теләделәр. Шәһәребездә Җиңү парады май аенда булмаса да соңрак үтәргә мөмкин. Россия күләмендә аны сентябрь ае башларында үткәрергә планлаштыралар.
Коронавирус үз шартларын куйса да, Бөек Җиңү көне барыбер әһәмиятен югалтмады. Район хакимияте тарафыннан һәр ветеранга ихтирамлы, игътибар зуррак булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев