Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Штрафлар җыю – бюджет тулыландыру гына түгел, тәртип булдыру да

Административ комиссиянең бурычлары – административ хокук бозулар турындагы һәр эшне һәрьяклап тулы, объектив һәм үз вакытында карау, чыгарылган карарларның үтәлешен тәэмин итү, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтү.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Район административ комиссиясенең 2020 елдагы эше турындагы киңәшмәдә сүз шушы хакта барды. Киңәшмәгә җаваплы затлар, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде. Көн тәртибенә комиссиянең эшчәнлеге,  шулай ук норматив хокукый актларны үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турындагы мәсьәләләр кертелгән иде. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды.

Минзәлә муниципаль район административ комиссиясенең  баш белгече Миләүшә Кириченко, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Дмитрий Чухланцев администартив хокук бозулар турында  протоколлар төзергә вәкаләте булган затларның эше турында чыгыш ясадылар.

Пандемиягә бәйле рәвештә комиссия утырышлары башка еллар белән чагыштырганда кимрәк үткәрелгән, протокллар да азрак төзелгән. Шул ук вакытта  адмкомиссия тарафыннан 2020 елда 121 административ  эш каралган, кисәтү рәвешендә 79, адмштраф рәвешендә административ  җәза билгеләү турында 42 карар чыгарылган, штрафлар суммасы 523 мең сум тәшкил итә. Суд тарафыннан кире кагылган карарлар да бар. Аларның гомуми суммасы 208 мең сум.

– Административ  хокук бозуларны ачыклау максатыннан 2020 елда адмкомиссия тарафыннан 54 рейд үткәрелде. Хокук бозуларны бетерү турында телдән кисәтүләр дә ясала. Узган ел шундый 110 кисәтү ясалды, 67 әңгәмә үткәрелде. Карарларның күпчелеге –97 протокол ТРның КоАПнең 3.6 маддәсе буенча төзелде, ТРның КоАПнең 3.2 маддәсе буенча 4 күрсәтмә бирелде, 1 протокол төзелде, – диде комиссиянең баш белгече Миләүшә Кириченко.

Оешма, учреждениеләрнең алтакталарын ике дәүләт телендә язуга игътибар көчәйде хәзер. Киңәшмәдә шушыңа акцент ясалды. Тышкы якта мәгълүматлар урнаштыру тәртибен бозучыларны ( ТР КоАПнең 3.5 маддәсе) ачыклау буенча 10 рейд үткәрелеп, 6 күрсәтмә язылган. Әлеге юнәлештә район архитектура бүлегенә эшне көчәйтергә кушылды.

Автотранспортларын тиешле булмаган урынга куючыларга да тиешле чаралар күрелә. ТР КоАПнең 3.17 маддәсе буенча 23 протокол төзелгән. Шушы кодексның 3.10 маддәсе су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу турында. Шуларны ачыклау буенча  МЧС һәм МВД вәкилләре белән берлектә рейдлар барышында 7 күрсәтмә төзелгән.

Комиссиянең төп бурычларының берсе – ул карарларны башкару эшен оештыруга кагылышлы. 2020 елда  суд приставларына 268,5 мең сумны түләтүне башкару буенча 20 карар җибәрелгән.

Район Советының юридик бүлек начальнигы Рузинә Бәдриева муниципаль норматив хокукый актларны үтәмәгән өчен административ  җаваплылык чаралары турында сөйләде.

–Җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән муниципаль хокукый актлар шуш җирлек территориясендә һичшиксез үтәлергә тиеш, – диде ул һәм  җирле референдумда кабул ителгән хокукый актлар турында аңлатты (бу хакта тулырак безнең алдагы хәбәрләрдә).

–2021 елда шәһәр һәм авылда яшәүчеләр арасында адмкомиссиянең профилактика эшен көчәйтергә, төзекләндерү кагыйдәләрен, реклама конструкцияләрен һәм урам яктагы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибен саклауга контрольлекне дәвам итәргә, – дип  җаваплы затларга бурычлар куйды Камил Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев