Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сосновский балтырганы - коронавирустан яман

Әлеге мәсьәлә буенча газета хәбәрчесе Дилфас Галиев ФГБУ “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” Татарстан Республикасы филиалы буенча Минзәлә районы бүлекчәсе җитәкчесе Назыйм Сәхәбетдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

- Сосновский балтырганы нинди үсемлек?

-Сосновский балтырганы-2метрдан алып 4 метрга чаклы үсә торган биек зонтиклы үсемлек. Балтырган салкыннардан һәм радиациядән курыкмый, ул башка үсемлекләрнең үсешен актив тоткарлый.  Бер үсемлек 100 меңгә кадәр орлык бирергә сәләтле, аның орлыгы җирдә 15 елга кадәр ятарга һәм шуннан соң да тишелеп үсәргә мөмкин. Балтырган авыруларга бирешми, аны корткычлар яратмый, шуңа күрә бу үсемлеккә каршы көрәшү шактый авыр. Әрәмә буйларында кереп булмый торган урыннарда үскәнлектән балтырганны чабып та, агулап та булмый.

-Белгәнемчә, аны заманында терлек азыгы буларак үстерделәр, ә хәзер ни өчен үстермиләр?

-СССР вакытында һәм башка социалистик илләрдә балтырганны моннан 70 ел элек югары уңыш бирә торган терлек азыгы үсемлеге буларак актив үстерә башлыйлар. Соңрак үсемлектә терлекләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган сөт, ит сыйфатын начарайта, шулай ук кешеләр кагылганда, аларның тәненә тирән җәрәхәт ясый торган агулы матдәләр-фурокумариннар булуы ачыклана.

Европада , аннары БДБ илләрендә дә узган гасырның азагында балтырганны терлек азыгы буларак үстерүне туктаталар. Россиядә сосновский балтырганы “хуҗалыкта файдасын югалткан” дип таныла һәм селекционерлар казанышларының дәүләт реестрыннан 2012 елда гына төшерелеп калдырылды. 2015 елдан бу үсемлек зарарлы һәм куркыныч чүп үләне дип таныла, ә 2019 елдан аны үрчеткән өчен штрафлар кертелә башлады. Әмма бу үсемлек орлыклары җил белән ерак араларга таралырга һәм яңа территорияләрне яулап алырга сәләтле булуы чын-чынлап экологик бәлага әверелде. Бүгенге көндә дә ил иминлегенең фитосанитар һәм азык-төлек мәсьәләләрендә сосновский балтырганының таралуын контрольдә тоту актуаль булып кала.

 -Безнең районга бу үсемлек ничек таралды?

-2010 елда корылык булу сәбәпле  элеккеге Вамин хуҗалыклары мөгезле эре терлекләргә Пермь крае Барда районына барып терлек азыгы хәзерләделәр. Шул вакытта печән, сенаҗ белән бергә сосновский балтырганы үсемлеге һәм орлыклары  ияреп кайтты. Хәзер менә 10 елга якын шул сосновский балтырганы  элеккеге Ваминга караган хуҗалыкларның болынлыкларында, юл буйларында, аланлыкларда үсә башлады. Юртауда ферма территориясендә үскән балтырганны бетерүгә ирештек. Балтырган бигрәктә Урыс авыл җирлегенә караган авылларда күренә. Урыс авыл җирлегендә балтырган күренгән җирләрне “Торнадо” препараты белән Рөстәм Мәхмүтов, Нияз Вильданов агулады, аларга авыл җирлеге башлыгы Фазыл Маулин 20 литр препарат юнәтеп бирде. Балтырган сирәк-мирәк кенә булса да Тауасты Байлар җирлегендә дә күренә башлады. Шул сосновский балтырганын яшьләр башка үлән, әнис (тмин) белән бутап кулларын пешерәләр, әлегә үлем-китем юк.

-Мониторинг, тикшеренүләр үткәрәсезме?

-Безнең бүлекчә белгечләре район территориясенең сосновский балтырганы  белән чүпләнүенә каршы тиешле карталар төзеп, ел саен фитосанитар мониторинг үткәрәләр. Филиал белгечләре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә генә түгел, ә юл буйларында, сулыклар янында, авыл җирлекләре территорияләрендә дә тикшеренүләр уздырабыз.  Быел гына да 2000 гектарга якындан артык мәйдан тикшерелде. Тикшерү белешмәләре буенча сосновский балтырганы белән чүпләнгән урыннарның артуы күзәтелми. Район буенча балтырган белән чүпләнгән мәйдан 3 гектарга якын гектар тәшкил итә.

-Балтырганны юк итү буенча нәрсә эшләргә кирәк?

- Балтырганны яшь вакытта ук чабып ташлау зарури. Тагы икенче кабат чыккач “Торнадо” препараты белән эшкәртергә кирәк. Кыскача гына итеп әйткәндә кайда балтырган күрәсез, аны кичекмәстән юк итү чарасын күрү зыян итмәс.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев