Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Спорт — Радик Нәҗмиевның тормыш кредосы

Бүгенге көндә Татарстанда «Гаилә» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Проектының төп приоритеты өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын арттыру. Гомер озынлыгын арттыруның бер алымы физик культура белән шөгыльләнү. Минзәләдә яшәүче 71 яшьлек Радик Нәҗмиевның да тормыш кредосы — сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү. 

Заманында Минзәлә педагогия училищесында укытканда аның студентлары физкультура дәресләрен көтеп алалар иде. Радик Мирзаян улы Нәҗмиев аларны кызыклы да, файдалы да итеп үткәрә белде. Ул студентларда спортка сөю, үз-үзең өстендә эшләүгә омтылыш тәрбияләүне максат итеп куйды.
Кадрәк авылында туып-үскән егет мәктәптә укыган елларында ук спорт белән дуслаша. Монда аның әти-әнисе Радикның күңелендә спортка сөю уята, Радик башта татарча көрәш, чаңгы спорты белән мавыккан. Казан дәүләт педагогия институтының физика математика факультетына укырга кергәннән соң, спорт белән ныклап шөгыльләнә башлый. «Буревестник» командасы составында төрле ярышларга йөри. Чаңгыда шуу, йөгерү ярышлары, күңелле мизгелләр белән тулы студент еллары артта кала һәм Радик районга эшкә кайтып, Иске Маҗын мәктәбендә физика укыта. Армия сафларына алынып 1,5 ел Уфада ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта.

Шул ук вакытта читтән торып физкультура институтында укый. Армия сафларыннан кайту белән Минзәлә педагогия училищесына физик тәрбия укытучысы булып эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы 40 елга якын хезмәт куя. Радик лаеклы ялга чыккач та тик утырырга күнекмәгән, шәһәрнең 2 санлы урта мәктәбендә кадетларга тәрбия бирә. 2022 елда Минзәлә гимназиясенә урам себерүче булып эшкә урнаша һәм бүгенге көндә дә шунда хезмәт куя. Радик Нәҗмиев өлкән яшьтә булса да яшьләргә биргесез, кышын иртән иртүк 4 сәгатьтә килеп кар көри, җәен төрле эшләрдә катнаша. 

Шәһәребездә 5 ел элек В.И.Ленин исемендәге парк капиталь ремонттан соң сафка басты, яктыртылган чаңгы трассасы ачылды. Ул милли проектлар нигезендә төзекләндерелде. Табигый паркта спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр тудырылуы куанычлы. 

— Теләгең генә булсын, барлык шартлар да бар, — ди Радик әфәнде. Ул өлкән яшьтәгеләр ярышларында республикада район данын яклап чаңгыда шуу һәм йөгерү буенча өлкәннәр арасында һәрвакыт 1-2 урыннарны яулый. Районда үткән чаңгы шуу һәм йөгерү ярышларының берсен дә калдырмый. Киләчәккә планнары байтак Радикның. Үзе әйтүенчә, җиңүләр яңа үрләр яулау өчен көч-дәрт өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев