Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Студентлар белән очрашу

Муса Җәлил исемендәге паркта шәһәребезнең урта уку йортларында белем алучы студентларыбыз район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев белән очрашты.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Азат Хамаев республикада барган программалар, республиканың экономик үсеше турында сөйләде, ә Айдар Салахов районда эшләнгән эшләр, төзелә торган объектлар, спорт корылмалары эше турында бәян итте. Татарстан Республикасы Россиянең 11милли проектында  катнаша.  Яшьләр өчен районыбызда күп эшләр эшләнә “Веста” яшьләр үзәге капиталь төзекләндерелде. Нефтяниклар поселогында яшьләр өчен хоккей корты  ачылды, анда ел буе төрле спорт белән шөгыльләнергә була. Районда волонтерлык хәрәкәте киң җәелдерелде. Алдагы елда В.И.Ленин исемендәге стадион капиталь төзекләндереләчәк. Районыбыз җирлегендә югары технологиягә корылган ике зур терлекчелек комплексы төзелә башлады, анда эшләр өчен технологияне белгечләр кирәк булачак. Районыбызда яшьләргә укыр, эшләр һәм ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Районда яшьләрдән башка бер эштә эшләнми. Республикабызда яшьләр өчен дә бик күп өстенлекләр бар, алардан файдаланырга гына кирәк.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев