Сукырлар җәмгыяте 100 еллык юбилейларын билгеләп үтте
Халыкара «Ак кул таягы» көне кысаларында Минзәлә сукырлар җәмгыятендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм үтте.
Ә Минзәлә шәһәрендә сукырлар җәмгыяте 1930 елда төзелгән булган. Районның сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Фидалия Шәймарданова үзләрендә әгъза булып торучыларның бәйрәмнәрне һәм декадаларны билгеләп үтү кебек чараларга аеруча нык игътибар итүен әйтте.
15 октябрь-15 ноябрь аралыгында «Ак кул таягы» айлыгы үтә. Ул сукырлар проблемасына игътибарны юнәлтү өчен уздырыла. Халыкара берләшмә үз календаренда истәлекле һәм онытылмаслык көннәр билгеләнгән. Бүген җәмгыятьнең үзендә шул уңайдан «Мин йөрәгем аша дөньяны күрәм» дигән бәйрәм булып узды. Аларны тәбрикләргә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Фиразия Сафиуллина, «Мензелинсксервис» ҖЧҖ җитәкчесе Егор Юдин, «Тургай» приюты җитәкчесе Илгизә Исхакова килгән иде.

Фидалия Шәймарданова билгеләп үткәнчә җәмгыять тарафыннан күп эшләр башкарыла, җәмгыять әгъзалары беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр, махсус операциядәге райондашларыбызга һәрвакыт ярдәм итәләр, коры ашлар әзерлиләр, төрле үләннәрдән чәйләр ясыйлар, эчке киемнәр тегәләр, йон оекбашлар бәйлиләр, җәмгыятьтән ерагаймыйлар, барысын да күңел күзләре аша күрергә тырышалар, диде.
Бәйрәмне ачып җибәргән Нэля Бикеева һәм башка чыгыш ясаучылар бу көндә берләшүнең мәгънәсен, асылын ассызыклап, һәркемгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, рухи ныклык, гаиләләрендә иминлек теләделәр, сукырлар җәмгыяте әгъзаларын бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. Сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен мул табын әзерләнгән иде.
Район мәдәният йорты хезмәтчәннәре алар өчен эчтәлекле һәм зур концерт әзерләгәннәр. Алар җырлаганда җәмгыять әгъзалары баянга кушылып та җырладылар. Шулай ук җәмгыять әгъзалары үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, җырлар суздылар.
.jpg)
Бәйрәм азагында Егор Юдин җәмгыятьтә әгъза булып торучыларны 100 еллык юбилей белән тәбрикләде һәм җәмгыятькә «ДНС» кибетеннән кирәк-ярак алу өчен 30 мең сумлык сертификат бүләк итте. Ул шулай ук җәмгыять әгъзаларына йон оекбашлар бәйләү өчен киңәшләрен бирде, чөнки ул үзе дә яшь чакта әбисе белән бергә йон оекбаш бәйләгән. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган җәмгыять әгъзалары – инвалидлар (алар бу юлы 45 кеше җыелды) озак бәйрәм итте ул көнне. Минзәлә сукырлар җәмгыятендә (Актаныш, Мөслим районы кешеләрен дә кертеп) 184 кеше исәптә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев