Татарстанның премьер-министры урынбасары Мидхәт Шаһиәхмәтов «Футука кидс» эшчәнлеге белән танышты
Предприятие җитәкчесе Дамир Каюмов әлеге оешмада эшләнүче төрле яңа эшләнмәләр турында сөйләде.
Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, республиканың икътисад министры Мидхат Шагиахметов Минзәләгә эш визиты барышында шәһәребездә эшләп килүче «Футука кидс» предприятисендә булып, аның эшчәнлеге белән танышты.

Министр белән бергә район башлыгы Айдар Салахов һәм башка рәсми затлар да бу оешманың эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр. Әлеге предприятие 2024 елда икътисад үсешенең уңай динамикасын саклап калып гел алга бара. Минзәлә яр буенда ял итү өчен махсус урын булдырып, халыкка ял итәр өчен катамараннар да ясаган. Хәзер бу оешма җитештергән катамараннарга быелга заказлар да кабул ителгән. Монда шашлык кыздыру өчен махсус җайланма да җитештерә башлаганнар.

Предприятие узган елда 318 миллион сумнан артык продукция җитештереп саткан. Әлеге предприятие җитештергән продукциягә «Озон» маркейтплейсы аша сорау зур.
Бина эчендә заманча технология, товарлардан торган күргәзмә белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев