Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс булды

Районыбызның АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина трактор паркларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлек буенча конкурс узды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Бу конкурс комиссиясе составында ФГБУ ВПО Казан дәүләт аграр университетының ректоры Айрат Вәлиев, аның механизация буенча проректоры Наил Хамидуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, идарәнең механизация буенча консультанты Илгиз Ханов, ТРсы  дәүләт техника күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча инспекторы Ринат Гыйлманов бар иде. Алар район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюның торышын бәяләделәр. Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчкечләрнең, алынган запас частьларның һәм детальләрне саклау, ремонт эшләрен оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары бәяләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 70 мөмкинлектән 54 балл җыеп беренче урынга “Калморза” хуҗалыгы лаек булды. Икенче урынны 53 балл белән “Август” компаниясе алды. Ә өченче урынга 52 балл белән “Мензелинские зори” агрофирмасы калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев