Темпны арттырырга кирәк
Район хуҗалыкларында 13 майга арпа-6195, борчак-1315, солы-700, сабан бодае 6017 гектарда җир куенына иңдерелде.
«Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре 457 гектарда шикәр чөгендере чәчте, бу чәчеләсе барлык мәйданның 10,2 проценты дигән сүз.
«Август-Мензелинск» ҖЧҖ игенчеләре 4130 гектарда көнбагыш һәм 1590 гектарда сабан бодае чәчтеләр. «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре дә алдагы бер-ике көндә көнбагыш чәчүне төгәлләргә исәпләре. Әлеге хуҗалык һәм «Мензелинские зори» агрофирмасы игенчеләре борчак чәчүне дә төгәлләделәр.
Районыбыз кырларында 45 агрегат хезмәт куя. Көннәр салкын тору һәм яңгырлар яуу игенчеләргә эшләргә комачаулый, шулай булса да чәчү темпын арттыру зарури.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев