Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлек азыгы әзерләүне тоткарламаска   

Җәйнең бер көнендә кыш көне ашату өчен  биш көнлек терлек азыгы хәзерләргә кирәк.

20 нче июньгә район буенча бер баш шартлы терлеккә 2,6 центнер күләмендә азык берәмлеге әзерләнгән.”Заиковский” хуҗалыгында бу күрсәткеч 7,7 центнер тәшкил итә. Җәмәгать терлекләре өчен печән 470 центнердан артык әзерләнсә, сенаж 7450 тоннадан артык салынган. Печән хәзерләүгә яңгырлар комачаулый, шуның өчен дә кояшлы көнне көтеп тормыйча сенаж хәзерләү зарури. Терлек азыгы хәзерләүдә ”Кама беконы” ҖЧҖ хуҗалыгы сынатмый. Район хуҗалыкларында үсемлекләрне яфрак аша тукландыру дәвам итә. Май өчен җитенне (“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе һәм көнбагыш культурасын (Туган як агрофирмасы) яфрак аша тукландыруны төгәлләделәр. Июнь ае башыннан бирле 35 миллиметр яңгыр яуды. Хуҗалыкларда 46527 гектарда - чүп үләннәренә, 3090 гектарда - корткычларга, 45710 гектарда - авыруларга каршы эшкәртелде. Көзге чәчү өчен мәйданнарны эшкәртү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев