ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Минзәләдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Герой-Шагыйрь биографиясендә Минзәлә аерым урын алып тора
Минзәлә районы Советы утырышында катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Аның белән бергә чәчәкләр салуда Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының куркынычсызлык буенча урынбасары Сирин Галиәкбәров катнаштылар.
2026 елда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Герой-Шагыйрьнең исеме район тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Муса Җәлил Минзәләдә хәрби-сәяси курсларда укыган. Әлеге курслар оештырылган Минзәлә педагогика көллияте хәзер Муса Җәлил исемен йөртә. Педагогика көллиятендә шагыйрьнең мемориаль музее урнашкан.
Шулай ук Җәлил исеме Минзәләдәге урам, парк (герой-шагыйрь һәйкәле шунда урнашкан) атамаларында мәңгеләштерелгән. Ә Җиңүнең 80 еллыгына күпфатирлы йортларның берсендә Муса Җәлил портреты төшерелгән мурал пәйда булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев