Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТР Дәүләт Советы комитеты Минзәләдә күчмә утырыш үткәрде

Көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә ТР Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды.

Утырыш башланыр алдыннан ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, аның урынбасары Людмила Рыбакова, комитет әгъзалары – ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Рамил Төхвәтуллин, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, район башлыгы вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев озатуында уку йортының эшчәнлеге белән таныштылар.

Аларга 7 сыйныф укучылары белән татар телен өйрәнү лабораториясе базасында ачык уку дәресе, шәһәр балалар бакчалары тәрбиячеләре белән мобиль планетарий кулланып ачык интеграцияләнгән дәрес күрсәтелде. Утырышта катнашучылар спорт залына, WorldSkills «Физкультура, спорт һәм фитнес», «Кече сыйныфларда укыту», «Мәктәпкәчә белем бирү» лабораторияләре базасында ачык дәресләргә дә кереп чыктылар. «ROBOlab» модельләштерү, конструкцияләү һәм робот техникасы лабораториясе базасында һәм IT-лаборатория базасында ачык дәресләр кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Шулай ук Муса Җәлил исемендәге музейда экскурсия үткәрелде.

Утырыш кысаларында 5 мәсьәлә каралды. Андрей Поминов республикада һөнәри белем бирү ресурс үзәкләре эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге кысаларында учреждение эшчәнлеге һәм биредә тормышка ашырыла торган белем бирү программалары белән таныштырды. Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова да эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова шулай ук «Россия Федерациясендә мәгариф турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты («этнокультура мәгариф оешмасы» төшенчәсен кертү һәм аның эшчәнлеген регламентлау), РФ мәгариф министры С. Кравцовка Карелия Республикасы депутатларының мәгариф оешмаларында азык-төлек блокларын модернизацияләү федераль Программасын эшләү мәсьәләсе буенча һәм Хабаровск крае депутатлары Урта һөнәри белем бирү оешмаларында сыйныф җитәкчелеге (кураторлык) өчен ай саен акчалата акча бирү мөмкинлеге хакындагы мөрәҗәгате турында доклад белән чыгыш ясады.

Айрат Зарипов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2021 елның II кварталына эш планнары белән таныштырды.

Катнашучыларның бер өлеше видеоэлемтә буенча кушылган утырыш нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр бертавыштан кабул ителде.

Аннары утырышта катнашучылар Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән таныштылар һәм Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында булдылар. . Минзәлә театрына балалар спектакльләрен дә татарча куярга тәкъдим ителде.

Соңыннан кунакларны озатканда Камил Нәҗмиев комиссия әгъзаларына үз утырышларын Минзәлә районында үткәргәннәренә рәхмәтен белдерде. Чыннан да, Минзәлә районының мәгариф өлкәсендә республика дәрәҗәсендә күрсәтерлеге бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев