Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәрбиячеләрнең профессиональ конкурсы

Шәһәребезнең 2 номерлы “Алтынчәч” балалар бакчасында татар телле тәрбиячеләрнең “Туган телем-иркә гөлем-2020” профессиональ конкурсы булып узды.

Тәрбиячеләр “Мин-шәхес” дигән темага визит карточкасы, “Татар теленә өйрәтәбез” дигән уен-викторина, “Мин сезгә бер уен өйрәтәм”дигәнтемага уен презентация күрсәттеләр. Җюри әгъзаларына(Гөлчәчәк Габдрахманова-мәдәният сарае директоры, Нәсимә Шагиева- район мәгариф бүлеге методисты, Эльвира Гаязова-район мәгариф бүлеге методисты) конкурсантларны билгеләү бик авыр булды. Киеренке конкурста шәһәр балалары бакчалары арасында   Рәмзия Исакаева(5нче балалар бакчасы) тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Люзия Фаррахова(8 нче балалар бакчасы) һәм Лилия Исхакова(3нче балалар бакчасы) бүлештеләр. Авыл балалары бакчалары арасында беренче урынга Фәридә Аскарова(Дәвек) лаек булды. Икенче урынны Нәҗибә Шаматова (Коноваловка) яулады. Өченчедә Гөлназ Хасанова (Җәмәк) калды. Аларның һәрберсенә дә Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ә беренче урынны алучыларга татар түбәтәе бүләк ителде. Әлеге профессиональ конкурста катнашкан һәр тәрбиячегә сертификат бирелде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев