Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәкле авыл җирлегендә үзара салым акчасының 50 проценты җыелган

Әтрәкле авыл җирлегендә быел үзара салым акчасын 500 сум итеп җыярга килешенгән иде.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Җирлектәге 700 кешедән барысы 350 мең сум күләмендә акча җыелырга тиеш һәм шуның 175 мең сумы тупланган. Җирлекнең үзара салым акчасын авыл җирлегенең белгече Римма Выборнова һәр авылга барып халыктан җыеп йөри. Җирлектәге узган елгы үзара салым акчасына зиратларның коймалары буялган, зиратларда кабер казу өчен генератор белән бергә вата торган чүкеч, контейнер мәйданчыклары ясатылып, контейнерлар сатып алып куелган һәм җирлекнең һәр авылында да мәгълүмат такталары эшләтелгән. Чупай һәм Филимоновка авылында балалар уен мәйданчыгы эшләтелгән. Рус Мөшегесе авылында ике чишмәгә дә будкалар ясатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев