Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтрәкледә таналардан бикәч бозау алу өчен тырышалар

Табигать шулай яраткан, җиргә ике җенесне дә тигез итеп китерә. “Заиковский” хуҗалыгында бу закончалыкны үзгәртмәкче булалар.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Сөт терлекчелеген арттыру максатында таналарны секцированный орлык белән каплатырга алындылар. “Заиковский” ҖЧҖдә голштин токымлы таналарны секцированный орлык белән каплаталар һәм алардан март һәм апрель айларында бикәч бозаулар алачаклар. Узган елның июль август аенда 70 баш сыерны секцированный орлык белән ясалма орлыкландырдылар. Секцированный орлыкны “Элита” ҖЧҖдән кайтардылар. Бер орлыкның бәясе 2200 сум тора. Тиздән тагы 70 доза секцированный орлык “Диалог-трейд” ҖЧҖдән кайтачак. Хуҗалыкның белгечләре быел 200 баш тананы секцированный орлык белән ясалма орлыкландырачаклар. Бу эшне ясалма орлыкландыру технологы Илназ Кашапов һәм хуҗалыкның баш ветеринария табибы Руслан Асманов башкара.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев