Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату көннән-көн арта
Бу арада көннәр коры тора, көчле җил исә, дым каплатуны тиз арада башкармасаң туфрак кибә, басулар яргалана, бер гектардан көн саен 100 тоннага якын су парга әйләнә.
(Минзәлә, 8 апрель, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев)
Район хуҗалыкларында көзге культуралар-8584, күпьеллык үләннәр 1336 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр-1136, көзге культуралар-1085 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату-4788 гектарда башкарылган.
- Хәзер көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тиз арада тырмарга кирәк, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев. Барлыгы хуҗалыкларда 4320 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев