Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тулай җыем 125 мең тоннадан артты

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 28045 гектарда игеннәр суктырылган.

Бу планлаштырылганның 74,8 проценты дигән сүз. Барлыгы 125868,3 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 44,9 центнер тәшкил итә. Ә республика буенча һәр гектардан уртача 39,5 центнер уңыш җыеп алына. Кичә район кырларында 23 комбайн хезмәт куйды. Район хуҗалыкларының 8 нче сентябрьгә сабан бодае — 9142, карабодай −137, бөртек өчен кукурузны — 100 гектарда суктырып аласы калды. «Калморза» хуҗалыгы уракны тәмамлау алдында тора, хуҗалыкның 98 процент урагы төгәлләнгән. Бу хуҗалык 1955 гектар рапсның 680 гектарын суктырып алды, әлегә гектар төшеме 22,9 центнер тәшкил итә. Район буенча рапсның һәр гектарыннан уртача 20 центнер уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев