Реклама
Көн темасы
Тулбай авылында Сабантуй районара масштабында үтте
Тулбай авылындагы Сабантуй искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик киң масштабта үтте.
Дилфас Галиев, Минзәлә-информ
Сабантуйны Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова ачып җибәрде, ул авыл халкын бәйрәм белән котлады. Светлана ханым Сабирова театральләштерелгән Сабантуй программасы белән таныштырды. Иң башта Рөстәм Әхматханов "Тулбаем" җыры белән башлап җибәрде, аны алып баручы Илмир Ямалов авыл хезмәтчәннәрен якты хезмәт бәйрәме белән ихлас котлады.
Мәйдан уртасында чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү,гер күтәрү,балалар, хатын-кызлар, йөгереше, кебек барлык төр ярышлар, конфет өләшү дә оештырылган иде. Сабантуйга килгән халык бу авылга гына хас булган чүлмәк вату кебек ярышларны халык бик яратып карады. Чүлмәк ватарга керүчеләр башта 100 сум салып керсәләр , азакка җтаба ставканы арттыра барып 550 сумга җиткерделәр. Чүлмәкне берәү дә вата алмады, барысы чүлмәк эчендә 28 мең сум акча җыелды,әлеге акчага тагы Сәгыйть абый 5 мең сум өстәгәч 33 мең сум акча җыелды һәм ул акчаны авыл мәчетенә тапшырдылар. Чүлмәк вату ярышы татарча көрәштән дә мавыктыргыч булды.
Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының иң төп бәйгесе. Бу төр ярышларны күрми калса кайсыбер кешеләр: “Сабантуйның ямен күрмәдем”-дип тә әйтәләр. Батырлар бил алышканда һәркем күзәтте.Көрәш батырларына килгәндә яшүсмерләр арасында Чаллы егете Ришат Галимовка тиңнәр булмады. Зурлар арасында абсолют батыр булып Чаллы шәһәреннән килгән кунак Илдар Хәмитов калды.
Фирдүс Тямаев җитәкчелендәге артистлар төркеме халыкның күңелен ачты, шаяртты һәм көлдерде,рәхәтләнеп биетте, уйнатты. Фирдүс үзе дә төрле уеннарда катнашып, халык белән аралашты.Бәйрәмнең мәдәни программасы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Сабантуй мәйданы кичкә кадәр гөр килеп торды һәм бу авыл Сабантуе халык күңелендә иң җылы тәэсоратлар гына калдырды. Бу авылдагы Сабантуйга бик күп халык җыелган иде, мондый бәйрәмгә җыелган халыкка конфетлар, сагызлар һәм чупа-чупсларны күпме кирәк балаларга өләшкәннәрен үз күзләрем белән күрдем, балалар һәм өлкәннәр моңа бик нык сөенделәр. Ни дисәң дә сабантуй –ул бүләк өләшү бәйрәме.Бу Сабантуйга барлыгы республикабызның төрле районнарыннан 15 меңнән артык кеше җыелган иде. Бәйрәмне оештыруда Илгиз Загиевның зур хезмәт салуын да билгеләргә кирәк.
Тулбай авылында үткән сабантуйга кагылышлы фотогалерияне Мензеля РУ сайтында, ВК, Телеграмм, Одноклассники социаль челтәрләрендәге Мензеля-информ төркемендә карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев