Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тырыш чарасын табар

Кайда гына яшәсә дә, кешегә туган ягы кадерле. Минем өчен дә шулай. Авылларыбызны, аның кешеләрен хөрмәт итәм. Район гәҗите битләрендә алар турында язмалар чыгарырга яратам. Мин авылларга баргач аларның кешеләре белән очрашам, сөйләшәм.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Заманында Рәфкат Хановны 70 елларда Яр Чаллы шәһәре, аны “КамАЗ” заводы “суырып” алды.  Рәфкат Чаллыда юллар төзелеше идарәсендә механик, тормыш иптәше Зәйнәп “Лира” кафесында пешекче булып эшләделәр. Рәфкаттә шунда яшәп фатир алды. 50 яшьләр чамасында ул туган авылына кайтырга карар кылды. Авылда яшәүчеләр олыгая барсалар да, уйламыйча туган авылына кайтып төпләнде.

Рәфкат-булдыклы кеше. Уңганлыгы нәселдән килә дип уйлыйм. Әтисе дә колхозда эшләгән. Әнисе дә колхозның бер эшеннән дә калмаган. Рәфкат эшкә, тормыш-яшәешкә карашы белән әти-әниләре буынына охшаган. Әти-әниләре ал-ял күрмичә эшләсәләр дә хезмәте дә түбән бәяләнгән. Ә хәзер авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләүче кешенең хезмәт хакы да лаеклы.

Районыбызның берничә авыл җирлегендә бүген савым сыерларының баш саны кимү ягына барганда Кадрәк авыл җирлегендә савым сыерларының баш саны елдан-ел артуга таба бара. Иске Мунча авылында күп итеп мөгезле эре терлек тотучы Рәфкат Хановның тыйнак кына тырыш хезмәте белән көн күрүен һәркем белә. Без килгәндә  аның ярдәмчеләре-Олег белән Динар абзар-курада кайнаша иде. Алар сыерларның асларын алып, су эчертәләр иде. Абзар арты абзар тезелеп киткән. Янәшә дә генә утары да бар. Ә үзе Рәфкат балык тотарга киткән иде.

 -Безнең җирлектә ит һәм сөт токымлы терлек асрау отышлы,-ди Рәфкат әфәнде.-Сөтне Әҗмәкәй эшмәкәре капка төбеннән үк килеп алып китә.

  Рәфкат ярдәмчеләренә яшәү өчен бар шартларны тудырган, үз өйендә махсус бүлмә булдырган, гаиләсе белән бергә җыелып ашыйлар, телевизор карыйлар. Бүген аларның хуҗалыгында 68 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 25 баш савым сыеры һәм ике баш танасы, калганнары симертүдәге үгезләр һәм бозаулар. Хәзерге вакытта берничә савым сыерыннан 30 литрдан артык сөт савып алалар, калганнары буаз, ташланганнар. Гыйнвар башларнында бозаулый башлаячаклар:сөтне савар өчен аның 6 саву аппараты бар. Сөтне моннан җиде ел элек район башлыгы Айдар Салахов биргән “доярушка” аппараты белән савалар, аннан соң сыерда мастит булмасын өчен эшчеләре һәр сыерны кул белән савып бетерәләр.  Рәфкат әфәнде  җәй көннәрендә көн саен 380-400 литр сөт тапшырган. Быел апрель аеннан башлап сөтне Тукай районы Әҗмәкәй дә авылында сыр ясаучы эшмәкәргә бирә башлаган.  Гаилә керемен һәр кеше үзе мөстәкыйль санап чыгара ала. Бозауларга ике ай буе яңа савылган сөт эчертәләр. Көн уртасында һәр бозауга җылы суда эчертәләр. Гомумән, Рәфкат әфәнде бозауларын яшь бала кебек тәрбияли, шуңа да үсешләре бик яхшы. Яхшы итеп тәрбияләгән бозауларны үзебез симертеп,  ел саен 10-15 баш үгезне суеп туган-тумачаларга, дусларга сатабыз,-  -ди Рәфкат әфәнде. Бу хуҗалыкта эшнең очы-кырые күренми.

Авылда печән әзерләү өчен болынлыклар җитәрлек. Печән әзерләүдә Рәфкат Хановка оныгы Булатта булыша, Т-40 тракторына утырып печән җыя.   аның улы Рафил төргәкләргә төрелгән печәнне машина белән ташып тора. !әр сыерга 3 тонна, һәр бозауга 2 тонна исәбеннән яхшы сыйфатлы болын печәне хәзерләгәннәр, шуңа да аларның сыерлары мул сөт бирә, бозауларының үсеше дә яхшы.   Саламны да мулдан хәзерләгән, барысы 100 төргәктән артык. Катнаш азыкны тоннасын 8 мең сумнан фермерлар Илдус Хабибуллин һәм Илгиз Загиевтан сатып алган. Арпа һәм бодайны гына да 40 тоннадан артык алган. Малларга бәрәңгене, алманы, грушаны  70 литрлы 4 казанда пешереп, катнаш азык белән болгатып ашаталар.

  Авыл кешесенә терлек симертеп, тиешле нәтиҗәләргә ирешү өчен кимендә ел ярым вакыт кирәк. Ә бүген исә сөтнең бер литрын 22 сумнан кабул иткәндә шәхси хуҗалыкка уйланырга, матур планнар корырга мөмкинлекләр туа башлады.

Рәфкат белән Зәйнәп –булдыклы кешеләр, уллары Рафил, кызы Лилия тәрбияле. Алар уңганлыгы, туган авылларын яратуы белән сөендерәләр. “Ялкау сәбәбен табар, тырыш чарасын табар “ дигән борынгылар. Бу гаилә мул тормышта яшәү өчен чарасына керешә торган” дигән иде-авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин. Алар малны хәләл кәсеп белән табып, хезмәтнең тәмен  һәм дөньянын ямен белеп яшиләр.

Язма башында авыллар картая дигән идем. Чыннан да бик борчый безне бу мәсьәлә. Ул туган авылын юкка чыгармау, үстерү турында сөйләште. Ул кайтканнан соң Иске Мунча авылына гына 10 гаилә авылга кайтып төпләнгән. Ел саен диярлек авылда яңа йортлар калкып чыга. Авылга алданрак кайтасы булган, икән- ди Рәфкат әфәнде.  Булсын иде һәр авылда Хановлар династиясе сыман бердәм булып, авылны яратып яши торган кешеләр. Нигезләр яңарып  бай тарихлы Иске Мунча икенче сулышын алды, тагы да баеп китте.

Рәфкат әфәнденең “Минзәлә” гәҗитенә язылмый калганы юк, район, республика яңалыклары белән район газетасы аша таныша, аны яратып укый. Ул газетада бакча тоту, яшелчә, җиләк-җимеш, тамыразык культураларын тәрбияләү турындагы һәм мал-туар асрауга кагылышлы мәкаләләр даими бирелеп барса яхшы булыр иде, диде. Сарык ите, кәҗә сөте аллергияне кешеләр өчен файдалы ризык булуын да газетадан укып белүен дә яшермәде.

Акцент. Терлекчелек-авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы.  Шунысы куанычлы: хәзер Кадрәк җирлегендә бүген 275 баш савым сыеры асрала. Рәфкат әфәндегә карап   Иске Мунча авылында һәм җирлектә яшәүчеләр үз ихаталарында 4-5 баш һәм аннан да күбрәк савым сыеры асрый башладылар.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X