Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Төзекләндерү эшләре дәвам итә

Мәктәп скверында масштаблы төзекләндерү һәм чистарту эшләрендә 14 кеше хезмәт куя, брусчаткадан тротуар җәйделәр, сукмак салу өчен бордюрлар куйдылар.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Амфитеатр, һәм өсте япмалы, яктыртыла торган бина эшләнеп бетү алдында. Биредә кешеләргә ял иткәндә ноутбуктан куллану өчен вай-фай зонасы да булачак. Яшелләндерү зонасына кара туфрак кертеп, газон үләне чәчеп куелган. Район башлыгы Айдар Салахов җир эшләрен тиз арада төгәлләргә кушты.  

Район башлыгы шәһәребезнең магазин рәтләренә урнашкан “Гостиный двор” да да булып биредәге реконструкция белән танышты. Бу сквер үзара салым акчасына(3 миллион 849 мең сум) төзекләндерелә. Бу скверны төзекләндерү ике елга исәпләнгән. Әлеге скверны   Илдар Вилданов эшчеләре төзекләндерә һәм монда 15 кеше хезмәт куя.  Биредә эшчеләр брусчатка җәяләр, рәт магазиннары каршын бетонлап, декоратив штукатурлаячаклар.  Кибет хуҗаларына фарт килде. Җимерелә башлаган мәйданчыкларын халык акчасына ремонтлаячаклар. Мондагы туя агачлары икенче җиргә алып утыртып, алар урынына кечкенә, түгәрәк туя агачлары да утыртылачак.  Прогулка зонасы булачак һәм 16 берәмлек утыргычларны яңадан ясап куячаклар. Сквер уртасында фонтан да эшләү каралган һәм ул функциональ, антивандальный булырга тиеш, урыны яхшы, төзекләндерүне матур, намуслы һәм сыйфатлы итеп  башкарыгыз, дип билгеләп үтте район башлыгы. Район архитекторы Владимир Петров булачак скверның эскизын күрсәтте, анда нинди корылмалар булачагын аңлатты. Скверның керү юлларына Купец(сәүдәгәр) сыннары куелачак. Аны төзекләндергәч шәһәребез кешеләренә һәм кунакларына ял итү өчен уңайлы, туристлар өчен дә кызыклы объект булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев