Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уку елын премия алып башладылар

1 сентябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, “Татавтодор” АҖнең Минзәлә филиалының директор урынбасары Радик Корнилов Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында Белем бәйрәмендә катнаштылар.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Белем бәйрәмен авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фаттахова ачып җибәрде. Радик Корнилов җәйге каникул чорында 5 студент егеткә “Татавтодор” АҖ  нең Минзәлә филиалында хезмәт өчен әлеге оешма җитәкчелеге исеменнән рәхмәтен белдерде.  Аларның һәрберсенә  5шәр мең сум күләмендә премия тапшырды.Шулай ук каникул чорында “Калморза” хуҗалыгында эшләгән Анастасья Новиковага да Эльвира Фаттахова хуҗалык исеменнән Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. 

Быелгы уку елына автомеханик, экономист-бухгалтер, ветеринария, электрик, пешекче һәм кондитер һөнәрләрен үзләштерү өченавыл хуҗалыгы техникумына 117 студент килде.  Килгән студентларның 63 е- Минзәлә районынынан,   Мөслимнән-5, Тукай районы авылларыннан-20, Башкортостаннан-5, калганнары Актаныш һәм Әлмәт районнарыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев