Ун мең төп агач үсенте — план өчен түгел, матурлыкка омтылу
Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту — изге эш.
Бу көннәрдә «Заиковский» хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм Әтрәкле җирлегенең бюдҗет систамасында хезмәт куючылар агач утырту буенча өмәләрдә йөздән артык кеше катнашты. Әлеге җирлектә һәркем Радик Фаттахов башлангычы белән үзе яшәгән төбәген матурлауда, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Әлеге хакыйкатьне аңлап «Заиковский» хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фаттахов Саба урман хуҗалыгы питомнигыннан ун мең төп нарат, чыршы, карагай, каен , акация үсентеләрен кайтартты.
— Авылларны яшелләндерү 2015 елда башланды. Беренче агачлар паркка һәм авыл урамнарына утыртылды. Яшелләндерү акциясендә хуҗалыгыбыз даими катнаша. Агачлар сулый торган һавабызны чистарту белән бергә тирә-юньгә ямь бирә. Ә матурлык һәрберебез өчен кирәк, — ди Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Айдар Гыйлмуллин.
Агач утырту һәр кешенең тормышында һәм сәламәтлегендә зур роль уйный. Әтрәкледә агач утырту өмәсе бөтен битараф булмаган кешеләрне җыйды. Әтрәкле авыл җирлегендә агач утырту өмәсендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, «Татмедиа» АҖнең «Минзәлә -информ» филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев, редакция җурналисты Дилфас Галиев катнашты һәм аларның һәрберсе 100әр төп агач утырттылар. Авыл территориясен яшелләндерүдә катнашучыларның кәефләре күтәренке булды, кояш елмаеп торды, көне җылы булды. Башта агач утыртыласы урынны МТЗ-82 тракторына махсус сабан тагып ярып чыктылар. Ир-егетләр шул ярылган урында өч метр ара калдырып чокыр казыды, хатын-кызлар шул агач үсентеләрен утыртып торды. Һәркем изге теләкләрен тели-тели җиргә үсентеләрне утыртты.
Шулай итеп, үсентеләр тамыр җибәреп, аларны утырткан кешеләрнең тырышлыгы бушка китмичә, алдагы елларда Әтрәклеге авылы тагын да яшелләнеп, ямьләнеп китәр дип ышанырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев