Реклама
Көн темасы
Урак башланды
Шимбә көнне биредә көзге бодайны суктыра башладылар
(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)
«Август» компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгында урак башланды.
Шимбә көнне биредә көзге бодайны суктыра башладылар.
Алар бу көнне 260 гектарда көзге бодайны суктырдылар, һәм тулай җыем 656 тонна тәшкил итте. Якшәмбе көнне хуҗалык комбайнчылары 210 гектар көзге бодайдан 689 тонна уңыш җыеп алдылар. Барысы 470 гектар көзге бодай суктырып алынган.
Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Исламов әйтүенчә, һәр гектар төшеме 28 центнердан ким булмас, ди. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре борчакны теземнәргә салырга керештеләр. Биредә барысы 291 гектар борчак теземнәргә салынды. Бүлекчә игенчеләре тиздән борчакны суктырырга керешәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев