Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урак беткәч, комбайннарын шампунь белән юалар

“Август”- Минзәлә ОСПсы игенчеләре уракны иң беренчеләрдән булып төгәлләделәр.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”.)   

Биредә гадәт буенча,  киләсе сезонга алдан хәзерләнәләр. Урак беткәч комбайннарыны өрдереп, чистартып, җилләттеләр. Аннары махсус шампун белән юып, дефектовкалап, комбайннарны ангарга кертеп куйдылар. Аккумуляторларын алып кышын җылытыла торган бинага урнаштырдылар. 

Рөстәм Исламов, “Август”-Минзәлә ОСПсы җитәкчесе:

- Хуҗалыкта хезмәт куючы 43 кешенең һәркайсы эшне җиренә җиткереп башкара, барысы да тырыша. Иң мөһиме-хезмәт коллективының табигать сынауларына да,  заман җилләренә дә каршы торырлык какшамас, көчле рух бар”.    

Хуҗалыкның сөренте җирләре 14 мең гектар тәшкил итә.   5224 гектарда-көзге бодай, 2516 гектарда-арпа,  1121 гектарда сабанашлык бодай, 3214 гектарда-борчак суктырып алынды.   Барысы 14478 тонна ашлык җыеп алынып Аю ындыр табагына һәм Мөслим элеваторына ташыдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев