Урак кызганнан кыза бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 7676 гектарда игеннәр суктырып алынган.
(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ»)
Шуның эченнән көзге бодай −5743, арпа-1933 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 22311тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Әлегә көзге бодайдан уртача-30,3 ц., арпадан 26,4 центнер уңыш чыга. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,1 центнер тәшкил итә. Районда иң югары уңыш алу буенча «Мензелинские зори» агрофирмасы алда бара, алар 2094 гектар көзге бодайның һәр гектарыннан 32,2 центнер уңыш җыеп алдылар. «Кама беконы» ҖЧҖ игенчеләре дә көзге бодайны суктыруга керештеләр һәм һәр гектардан уртача 28,9 центнер уңыш җыеп алалар. «Август-Мөслим» ҖЧҖнең Мензелинское ОСП игенчеләре бөртеклеләрнең 45 процентын җыеп алдылар. Район буенча көзге бодайның-38,7, арпаның 17 проценты җыеп алынды. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә. Көзге чәчү өчен 8 мең гектардан артык җир әзерләнде.
Безнең белешмә.
Республика күләмендә 153500 гектарда игеннәр суктырып алынган. 463500 тонна ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 30,2 центнер уңыш җыеп алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев