Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уракның 27 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 13277 гектарда игеннәр суктырылган.

Барлыгы 20462 тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 15,4 центнер тәшкил итә.  Уртача уңыш күрсәткече буенча “Калморза” хуҗалыгы алда бара, биредә суктырып алынган игеннәр 21,5 центнер төшем биргән. Шулай ук “Калморза” хуҗалыгының көзге бодай уңышы яхшы, гектардан 24,8 центнер уңыш чыга. Солы-19,борчак та  21,6 центнер уңыш бирде.  “Полянка” КФХсы да 72 гектар көзге бодайны суктырды, гектар күәте 24 центнер тәшкил итә. Игеннәрне суктырып алу “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе-64, “Август”- Минзәлә ОСПсы-63,  “Калморза” хуҗалыгында 37 процентка үтәлде. Кичә районыбыз кырларында 60 комбайн эшләде. Бүген “Рус” ҖЧҖ игенчеләре борчакны суктыруга керешәчәкләр. Шулай ук “Август”-Минзәлә ОСПсы комбайнчылары көзге бодай суктыруны төгәлләячәкләр.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, “Заиковский”, “Калморза” хуҗалыклары, “Ильнур” КФХсы хезмәтчәннәре 500 тоннадан артык саламны төргәкләргә төрделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев